Accessibility links

Әфганстанда 70 Талибан сугышчысы үтерелде


Тәртип саклаучылар белдерүенчә, Әфганстанның төньяк вилаяте Кундузда базар җирендә интиxарчы бомба шартлату нәтиҗәсендә 3 алман солдаты, 4 әфганлы һәлак булган. Шул ук вакытта рәсмиләр, Әфганстанның көнчыгышында АКШ көчләре белән Афган хәрбиләре оештырган яшерен һөҗүмдә 70 Талибан сугышчысының үтерелүе турында белдерде. Әфган хәрби башлыгы сүзләренчә, бу һөҗүм кичә Пакыстан чигенә якын Пактия вилаяәтендә булган.
XS
SM
MD
LG