Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

Либандагы бәрелешләрдә 19 кеше үлде


Либан рәсмиләре белдергәнчә, Әл-Каидәгә бәйле булуда шикләнелгән исламчы сугышчылар белән армия арасында булган бәрелешләрдә кимендә 19 кеше үлгән. Аларның 11 хәрбиләр булган, тагын дүртесе Фатаһ әл Ислам төркеме сугышчылары иде, дип хәбәр ителә. Бу бәрелешләр ильнең төньяк Триполи шәһәрендә Фәлестен качаклары лагерена якын җирдә булган. Бәрелешләр, Триполида, иминлек көчләре тарафыннаң, банкны талаүда шикләнелгән кешеләрне эзләү максатында ясалган һөҗүмнәр вакытында башлана. Бу вакыйгалар, Либандагы сәяси тотрыксызлыкны тагы да арттырып, Көнбатыш яклы хакимият белән Сурия яклы оппозиция арасындагы киеренкелекне арттырды.

XS
SM
MD
LG