Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:48

Романия президенты референдумда җиңүен бәйрәм итә


Референдумда тавыш бирүчеләрнең күбесе ил җитәкчесенең вазифасыннан читләштерелүенә “юк” дип җавап бирде. Рәсми мәгълүматларга караганда, Басескуның хакимияттә калуын 75% тавыш бирүче хуплап чыккан. Референдумда бар сайлаучыларның 44% катнашкан дип хәбәр ителә. Референдум нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, Европа Берлеге Романияне коррупциягә каршы реформаларны дәвам иттәргә чакырды. Европа Коммиссиясе президенты Мануел Бароссо белдерүенчә, Берлек Романия референдумы нәтиҗәләре ильгә мәхкәмә системасын үзгәртеп кору һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшне дәвам иттергә ярдәм итәр дигән өметтә кала. Ил Европа Берлегенә кергәндә биргән вәгъдәләрен үтәргә тиеш, дип белдерде Бароссо.

XS
SM
MD
LG