Accessibility links

Әфганстанда 25 талибан сугышчысы үтерелде


Әфган рәсмиләре әйтүенчә, кичә коалиция сугыш-очкычлары күпчелек гыйсъянчылар тупланган Әфганстанның төньяк өлешен бомбалап, Талибан гыйсъянчылыгында шикләнелгән 25 кешене үтергән. Һөҗүм, Төньяк Һелманд виләятеннең Сангин шәһәренә якын бер районда булды Кичә Әфганстанның көнчыгышындагы шәһәре Гардездә базар җиренә урнаштырылган бомба шартлавында, кимендә 14 кеше хәлак буган, 31 кеше каты яраланган. Шаһитләр әйтүенчә, НАТО җитәкләгән Халыкара Иминлек Ярдәме Көчләре шартлаудан элек шул урыннан узган булган. Шартлау нәтиҗәсендә тирә юндәге кибетләр зыян күргән. Быел Әфганстанда гыйсъянчлыкка бәйле фаҗигаләрда 300-ләп кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG