Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Беларуска килде


Иран президенты Мәхмүд Әхмәди Нәҗат, ике көнлек сәфәр белән бүген Минскига килде. Беларус Тышкы эшләр Министры сүзчесе Андрей Попов белдерүенчә, Әхмади Нәҗат белән Беларус президенты Аләксандр Лукашенко киң күләмдә ике тарафлы хизмәттәшлеккә бәйле мәсьәләләр хакында сөйләшәчәк. Энергия мәсьәләсе сөйләшүнең төп көнүзәк мәсьәләсе булачак. Русия белән мөнәсәбәтләре суыган Мински, хәзер үзенә яңа энергия чыганаклары эзли.
XS
SM
MD
LG