Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушнаренда каршылык чарасы


Кушнаренко районында каршылык чарасы узды. Каршылык чарасында 50дән артык машина катнашты. Чарада катнашучылар федераль Уфа-Казан-Мәскәү трассасында хәрәкәтне туктатты. Юл хәвефсезлеге хезмәте һәм каршылык чарасында катнашучылар арасында тарткалашлар да булды. Чөнки трассада барлыкка килгән “бөке” километрларга сузылды. Артабан район хакимияте бинасы каршында урам җыены узды. Мондый чараларның районда тәүге тапкыр узуы түгел. Шунысы кызык – бу чара алдыннан хакимият бинасы каршындагы трибуна төнлә юкка чыккан булып чыкты. Шуңа урам җыенында катнашучылар машина өстендә чыгыш ясады. Анда чыгыш ясаучылар район хакимияте башлыгы Касаткинның эшеннән китүен таләп итте. Район башына каршы урам җыены алдагы шимбәдә дә узачак. Чараны оештыручылар урам җыеннарының файдасы тимәсә, референдум уздырачакларын белдерделәр.
XS
SM
MD
LG