Әфганстанның Зһари район башлыгы әйтүенчә, бүген Талибан сугышчылары полиция тикшерү капкасына һөҗүм ясаган. Президент Хәмит Карзаи бомбалауны хөкем итте. Шул ук вакытта Канада премьер-министры көтелмәгән сәфәр белән Әфганстанга килде. Хәбәрләргә караганда ул Кабулга кичә килгән, мөмкинчелекләре чикләнгән балалар мәктәбендә булган һәм президент Карзаи белән очрашкан.
Әфганстанның көньягында кичә кичке вакытта башлап, 2 сәгать дәвам иткән кораллы-бәрелешләрдә бер политция хезмәткәре белән кимендә 12 гыйсъянчы үлгән. Кичә күрше Забул виләятендә бер талибан сугышчысы политсия хезмәткәре тарафыннан атып үтерелгән. Шул ук вакытта Германия тышкы эшләр министры Франк-Валтер Штайнмаер шимбә көн интихарчы һөҗүмендә 3 алман солдаты һәлак булган Әфганстанның Кундуз шәһәрен зиярәт итте. Штайнмаер бүген Кабүлда Президент Хәмид Карзаи белән очраша.