Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

Кыргызстан премьерын агулау эше тикшерелә


Кыргызстан Парламенты башлыгы Марат Солтанов табиблар тикшерүе нәтиҗәләре премьер-министр Алмазбәк Атамбаевның агулануын расласа, тиздән премьерны агуларга тырышуда гаепләнгән кешеләргә каршы тикшерү эшләре башлатылачагын белдерде. Атамбаев матбугат очрашуында вакыйга турында аңлатып бирде. “11 майда мине агуларга тырыштылар, миңа су бирделәр һәм мин ул суны эчтем, һәм шуннаң соң 2 көн аңсыз булганмын. Моның агулау очрагы булганын белдем. 2 атна инде минем каным чистартыла, ә хәзер инде, күрүегезчә, йөри алам һәм сөйләшә алам” диде агулануы турында Кыргызстан премьеры Атамбаев. Атамбаев кемнең агуларга тырышканын әйтмәде. Ләкин соңгы вакытта көньяк Җәлалабад вилаятендә хосуси йарымүткәргеч ширкәтен дәвләткә алу тырышлыгыннаң соң соң үтерү кисәтүләре ясалганын белдерде.

XS
SM
MD
LG