Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьер-министры Анкарадагы шартлауда террор һөҗүме күрә


Төркия башкаласы Анкарада булган шартлауда 6 кеше һәлак булды, кимендә 100 кеше яраланды. Премьер Таййип Ердоан фаҗига турында, сишәмбе кичендә булган шартлау, террорчы һөҗүмгә охшаган дигән аңлатма биргән иде. Әлегәчә җаваплылыкны алучы булмаса да, Төрек рәсмиләре, моның бер ир тарафыннан оештырылган интихар һөҗүм булуын белдерде. Фаҗига җиренә килгән премьер, Анкараның кешеләр күп булган тыгын вакытында булган шартлауны “коточкыч, мәрхәмәтсез терорчы һөҗүм” дип атады. Үлүчеләрдән берсенең пакстанлы, калган 5 корбанның төрек ватандашы булуы ачыкланды. Яраланганнар арасында кимендә 4 кешенең пакстанлы булуы белдерелде, Анкара шәһәр башлыгы Кәмал Өнал, бу һөҗүм гыйсьянчы көрдләр тарафыннан ясалган хөҗүмнәргә охшаганын белдерде. Интихарчы элегрәк рөхсәтсез пикет үткәрү һәм полициягә каршы чыгу өчен 2 ел төрмәдә яткан булган.
XS
SM
MD
LG