АКШ хәрбиләре кичә Гыйракның аерым җирләрендә булган вакыйгаларда 9 АКШ хәрбиенең үлүен белдерде. Багдадның көньягында хәрбиләр узган юлда булган бомбалы һөҗүмдә 3 гаскәри һәлак булган. Калган югалтулар исә Багдадның төньяк һәм көнчыгышында булган.
Бүген исә Багдадның төньягында халык җыелган кафе янында булган бомбалы һөҗүмдә үлгәннәр саны 20 һәм яраланганнар 30 кеше.