Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемерово шахтасында шартлаудан 38 шахтер үлде


Русиянең Кемерово өлкәсендә ташкүмер шахтасында шартлаудан 38 шахтер үлде. Рәсмиләр әйтүенчә, шартлау вакытында шахтада булган 217 кешенең 179-ы коткарылган. Шартлау Новокузнецки шәһәренең Юбилейная шахтасында булган. Иминлек тикшерүчеләр бу шахтаны 2 мәртәбә, соңгы тапкыр 30 апрелmдә ябарга теләгән. Әмма мәхкамә аларның бу карарын кире каккан. Ростехнадзор хезмәте Юбилейная шахтасында иминлек кагыйдәләренең үтәлмәве ачыкланды диде. Хөкүмәт утырышында премьер-министр Михаил Фрадков Русия шахталарындагы иминлек шартлары кабул ителмәслек диде. "Бу бик җитди мәсьәлә. Бу казалар сагайтып кына калмый, барлык кысалардан чыга. Мин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Ростехнадзорның бу каза нәтиҗәләрен төзәтү белән турыдан-туры бәйле җитәкчеләреннән кирәкле барлык чараларны күрүне, анализлауны һәм төзәтү эшләре идарәсендә катнашуны сорыйм" диде. Март аенда якындагы Ульянов шахтасында метан шартлавы 110 кешене үтергән иде.
XS
SM
MD
LG