Хәбәрчеләр әйтүенчә, Гыйракның Фәллүҗә шәһәрендә җеназа вакытында бомбалы машина шартлап 25 кешене үтергән, 30-ны яралаган.
Фәллүҗә сөнни гыйсьянчылар һәм әл-Каидә сугышчылары күп булган Анбар виләяте башкаласы.
Бүген АКШ хәрби җитәкчелеге кичә Багдад янында Гыйфрат елгасыннан чыгарылган мәетнең югалган 3 АКШ хәрбиенең берсенеке булуы расланды диде.
Ул 3 хәрби 12 майда Мәхмүдия шәһәрендә көтелмәгән һөҗүмгә юлыгудан соң югалган иде.