Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран 3-8 елдан атом коралы ясый ала диелә


Халыкара Атом Энергия Идарәсе Иран, әгәр теләсә, 3-8 елдан атом коралы ясый алырга мөмкиндер дип белдерде. Бүген Люксембургта хәбәрчеләр алдында чыгыш ясап Идарә башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай Иранны халыкара җәмәгатчелекне тыңларга, уран баету эшен туктатырга чакырды. Ул шулай ук халыкара җәмәгатчелек Иранны киң диалогка җәлеп итү өчен булдыра алганча тырышырга тиеш диде. Иран исә атом коралы ясарга теләвен кире кага.
XS
SM
MD
LG