Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

Украина президенты Ющенко баш прокурорны эшеннән алды


Украина президенты Виктор Ющенко баш прокурор Святослав Пискунны вазыйфасыннан алды. Пискунның беректәше, премьер-министр Виктор Янукович Ющенконың бу карары канунсыз диде һәм моңа каршы торачагын белдерде. Ющенко карарыннан соң Пискун махсус көчләр белән эш урынына килеп ишекне бәреп эш бүлмәсенә керде. Дәүләт Иминлек Шурасы секретаре Иван Плющ Пискун бер үк вакытта парламент әгъзасы да, баш прокурор да булмаска тиешлеге сәбәпле вазыйфасыннан алынды диде. Ющенко Кырым прокуроры Виктор Шемчукны баш прокурор вазыйфаларын үтәүче дип билгеләде.

XS
SM
MD
LG