Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак турында АКШ белән сөйләшүче Иран төркемен Багдадтагы илче җитәкли


Иранның Гыйрактагы вәзгыять турында АКШ рәсмиләре белән сөйләшәчәк төркемен Гыйрактагы илчесе Хәсән Каземи Коми җитәклиячәк. Иран тышкы эшләр министрлыгы сөйләшүләрне башлау дүшәмбе көнгә, 28 майга билгеләнде диде. Иран Гыйракның мөрәҗәгате нигезендә үтәчәк бу сөйләшүләрдә Гыйрактагы иминлек мәсьәләсе каралачак диде. Тәһран башка мәсьәләләрне, шул исәптән Иранның атом программасы мәсьәләсен күтәрү мөмкинлеген кире какты.
XS
SM
MD
LG