Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Луговойның Русиядә хөкем ителү мөмкинлеген белдерә


Русия баш прокуроры Юрий Чайка әгәр дә Британия Русия эшмәкәре Андрей Луговойның элекке Русия күзләү офицеры Александр Литвиненконы агулап үтерүенә ышанычлы дәлилләр китердә Луговойны мәхкамәгә тартачагын белдерде. Русия президенты Владимир Путинны каты тәнкитләгән Литвиненко Лондонда нурланышлы полоний-210 белән агуланганнан соң 23 ноябрьдә үлгән иде. Сишәмбе көнне Британия рәсмиләре Луговойга гаепләү белдерергә җитәрлек дәлилләр бар дип белдерде. Русия Конституция Луговойны Британиягә тапшыруны рөхсәт итми ди.
XS
SM
MD
LG