Accessibility links

Кайнар хәбәр

Останкино манарасында тагын янгын булды


Бүген Мәскәүнең Останкино телевидение манарасында тагын янгын булды. Янгын сүндерүчеләр манара балконындагы утны сүндерде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсмиләре әйтүенчә, ут тимерне эретеп ябыштыру эшләрендәге очкыннан кабынып киткән. Телевидение тапшыруларына зыян килмәгән. 2000 елда Останкинодагы зур янгында 3 кеше үлгән, телевидение тапшырулары тукталып торган иде. 2005 елда анда тагын янгын булды. Әмма берәүгә дә зарар килмәде.
XS
SM
MD
LG