Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атомстройэкспорт Иранның Бушер атом электр станциясе киләчәгенә шик белән карый


Русия атом энергия идарәсе рәсмиләре Иранда төзелүче Бушер атом електр станциясенең киләчәгенә шик белдерә. Көнбатыш һәм Русия хәбәр агентлыклары әйтүенчә, дәүләт карамагындагы Атомстройэкспорт Иранның Бушер төзелеше өчен вакытында түләмәү проблемалары сәбәпле бу проект турында май ахырына билгеләнгән сөйләшүләр кичектерелде дип белдергән. Иран түләүләрне кичектерүе турындагы хәбәрләрне кире кага һәм Русия төзелешне Көнбатыш басымы аркасында кичектерә ди.
XS
SM
MD
LG