Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:05

Буш сугышларга 100 миллиард доллар бирү карарын имзалады


АКШ президенты Дҗорҗ Буш Әфган һәм Гыйрак сугышларына сентябрь ахырына кәдәр 100 миллиард доллар бирү турында канунны имзалады. Конгресста күпчелекне тәшкил итүче, сугышка каршы демократларның бу канунда Гыйрактагы гаскәрләрне чыгару вакытын билгеләүне таләп итүе сәбәпле канунны парламентта раслау кичегеп килде. Демократлар ул таләптән чигенгәннән соң узган атнакичтә канун Вәкилләр Пулаты белән Сенатта хупланды. Буш андый шарт куелган канунга вето салу белән янаган иде. Демократлар парламентта ветоны үтү өчен зарур булган өчтән ике күпчелекне җыя алмады.

XS
SM
MD
LG