Фәлестин иминлек көчләре рәсмие әйтүенчә, шимбә көнне Израиль Хәмас җитәкчелегендәге бердәм Фәлестин хөкүмәте министры Васфи Кабһаны кулга алган.
2 көн элек Израиль Хәмасның 30 югары әгъзасын тоткарлаган иде.
Израиль шимбә көнне Газа Сызыгында Хәмаска каршы хәрби чараларын дәвам итеп һава һөҗүмнәре ясады.
4 фәлестинле үтерелде, Фәлестин премьер-министры Исмаил Хәниянең йорты янындагы сак бинасы җимерелде дип хәбәр ителә.