Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда шартлаудан 2 хәрби үлде


Пакстанның Әфганстан белән чиктәш өлешендә юлга куелган бомба шартлаудан 2 пакстан солдаты үлде, кимендә бишәү яраланды. Әлегә моның өчен берәү дә үз өстенә җаваплылык алмады. Бу төбәк Талибан һәм әл-Каидә сугышчыларының таянычы санала. Әфганстандагы НАТО көчләре илнең көньягында гыйсъянчылар белән атышларда шимбә көнне бер НАТО солдатының һәлак булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG