Accessibility links

Әфганстандагы бәрелештә 12 кеше үтерелде


Әфган полициясе белдерүенчә, узган төндә Талибан гыйсъянчылары белән бәрелештә 2 полиция хезмәткәре, 10 гыйсъянчы һәлак булган. Полиция вәкиле бәрелеш Кандаһар виләятенең Шаһ Вәликот районында Талибан сугышчыларының полиция сагына һөҗүме белән башланып китте диде. Бүген НАТО һәм АКШ җитәкчелегендәге көчләр илнең көньягында һәм көньяк-көнчыгышында Талибан һәм әл-Каидәнең ике челтәр җитәкчесе тотылды дип белдерде.
XS
SM
MD
LG