Бүген Күвәйт атналык ялларын 1 сентябрдән башлап җомга-шимбәгә күчерү турында карар итте. Хәзергә анда атнаның ял көннәре - пәнҗешәмбе белән җомга.
Дәүләт министры Фаизал әл Хаҗи Күвәйт Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Баһраин һәм Катар үрнәгенә иярә диде.
Ул 3 ил Көнбатышның эш көннәренә якынаю максатында былтыр шундый үзгәреш керткән иде.
Фарсы Култыгы Хезмәттәшлек Шурасына кергән 6 илдән бары Сөгуд Гарәбстаны белән Оман гына мөселманча атнакич-җомга ял көннәрен элеккечә калдыра.