Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:06

Багдадта АКШ һәм Иран илчеләре очрашты


Багдад – Бүген Багдадта Кушма Штатлар һәм Иран илчеләренең очрашуы үтте. АКШның Гыйрактагы илчесе Раян Крокер Иранның Гыйрактагы илчесе Хәсән Каземи-Куми белән булган очрашуны "эшлекле" очрашу дип атады:

"Бу ошрашу эшлекле шартларда үтте, диер идем. Без бер-беребезгә Гыйракка карата сәясәтебезнең нигезләрен җиткердек" диде американ илчесе.

4 сәгать барган очрашуда Гыйракның иминлегенә караган мәсьәләләр тикшерелгән, башка четерекле мәсьәләләр күтәрелмәгән.

Крокер сүзләренчә, ул Иран илчесенә, Гыйрактагы шигыйләргә ярдәмне туктату кирәклеге турында әйткән. Иран ягы 3-яклы сөйләшүләрне дәвам итергә тәкъдим иткән.

Бүгенге очрашу соңгы 27 елда бу ике илнең шундый югары дәрәҗәдә беренче очрашуы булды.

XS
SM
MD
LG