Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:59

Назарбаев кияве халыкара эзләүдә


Астана – Казахстан президентының кияве Рахат Алиев халыкара эзләүгә тапшырылган. Шимбә көнне президент Нурсолтан Назарбаев аны Австриядәге илче вазыйфасыннан бушаткан иде.

Алиев гыйнвар аенда Нурбанкның 2 рәсмиен урлауга катышы булуда гаепләнә.

Казастанның эчке эшләр министры Багдад Кожахметов сүзләренчә, Алиевның шулай ук җинәятчел төркемнәр белән бәйләнешләре тикшерелә.

Алиев бу гаепләвләрне кире кага һәм үзенең эзәрлекләнелүен 2012 ел президент сайлауларында катнашу нияте белән аңлата.

XS
SM
MD
LG