Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:06

Буковский президентлыкка барырга әзер


Лондон – Танылган диссидент Владимир Буковский 2008 елда Русия президентлыгына дәгъва итергә ризалык биргән. Хәзерге вакытта Британиядә яшәүче 65 яшьлек нейрофизиологны президентлыкка намзәт итеп галимнәр, журналистлар, демократик активистлар торган бер төркем тәкъдим иткән. Буковский сәяси тоткын буларак 12 ел совет төрмәсендә утырган кеше. 1976 елда ул Чилинең коммунистлар партиясе җитәкчесе Луис Корваланга алыштырылып, илдән куылган иде.

XS
SM
MD
LG