Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:50

Кушнаренкода урам җыены


26нчы май Кушнаренко районы үзәге Кушнаренко касабасында урам җыены булып узды. Көн яңгырлы булуга карамастан анда 200дән артык кеше катнашты. Урам җыены район хакимияте каршындагы мәйданда узды. Чарада хакимият вәкилләре катнашмады. Чарада чыгыш ясаучылар машина арбасы өстенә менеп нотык тоттылар. Алар район хакимияте башы Сергей Касаткинның вазыйфасыннан алынуын таләп итте. Чыгыш ясаучылар Касаткинның кешеләрне сәбәпсез эшләреннән кууын, балалар өчен төзелгән пионер лагерен үзенең күңел ачу урынына әйләндерүен һәм башка җитешсезлекләрен бәян итте. Урам җыены ахырында резолюция кабул ителде.

XS
SM
MD
LG