Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:10

Путин: ракета калканы Европаны "дары базына" әйләндерәчәк


Мәскәү – Русия президенты Владимир Путин Кушма Штатларның Европада ракета калканы урнаштыру нияте бу кыйтганы "дары базына" әйләндерәчәк дип белдерде. Бу белдерүен ул бүген Португалия премиер-министры Жозе Сократеш белән очрашуыннан соң ясады.

"Без Европаны дары базына әйләндерүне һәм яңа корал белән тутыруны зыянлы һәм куркыныч дип саныйбыз. Бу халыкара мөнәсәбәтләргә яңа, кирәкмәгән янаулар тудырачак" диде Русия президенты.

Бүген генә Русия ракета калканын урап үтәрдәй яңа кыйтга-ара ракетасын сынады.

Путин, шулай ук, башка илләрне, демократия һәм кеше хокукларына килгәндә, Русияне "тырнаклы һәм мөгезле аҗдаһа" итеп күрсәтүдән туктарга чакырды. Дөньяда саф илләр юк диде ул, һәм мәсьәләләрне тәкәббер булмыйча хәл итергә өндәде.

XS
SM
MD
LG