Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:14

Буш Суданга яңа чикләүләр игълан итте


Вашингтон – Кушма Штатлар президенты Джордж Буш бүген Суданга, Дарфур төбәгендәге канлы низаг сәбәпле, яңа кырысрак чикләүләр кертү турында игълан итте. Суданда дәвам иткән геноцид өчен ул халыкара җәмәгәтчелекне гаепләде:

"Дарфур халкы инде күптәннән үтерү, көчләү, бомбалаулардан газап кичерә, бу гамәлләрдә хөкүмәт тә катнаша. Без моны геноцид дип атыйбыз. Дөнья моңа нокта куюда ярдәм итергә тиеш" диде Буш.

Буш шулай ук, БМОның Иминлек Шурасын Суданга басым ясаган яңа карар кабул итергә чакырды. Яңа чикләүләр 1997 елда кертелгәннәрен көчәйтү булып тора. Алар хөкүмәт карамагындагы 31 компания һәм 4 шәхескә карый.

Дарфурда хөкүмәт көчләре һәм гыйсьянчылар арасында 4 ел барган бәрелешләр нәтиҗәсендә 200 меңнән артык кеше һәлак булды, 2 миллион кеше торган җирләрен ташлап китте.

XS
SM
MD
LG