Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара журналистлар корылтаена хакимияттән игътибар юк дәрәҗәсендә


Мәскәү – Мәскәвдә Халыкара Журналистлар Федерациясе корылтае эшен дәвам итә. Дүшәмбедә ачылган җыенның көн тәртибендә төп мәсьәләләрнең берсе – журналистларның хакимият тарафыннан эзәрлекләнелүе, журналистларга каршы кылынган җинаятләрнең җавапсыз калдырылуы. Әммә корылтайда катнашучы BBC хезмәткәре Равил Бохараев сүзләренчә, хакимияттән бу корылтайга игътибар юк дәрәҗәсендә.

Шушы җыен кысаларында Русиянең Хәбәрдарлык яклау вакыфы башлыгы Алексей Симонов, соңгы 15 елда Русиядә 200-дән артык журналист һәлак булды, күбесе – кайнар нокталарда түгел, дип белдерде.

Новая Газета баш мөхәррире Дмитрий Муратов журналистларның үтерелү очрагын тикшерү өчен махсус бүро булдырырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG