Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран 3 кешене илнең иминлегенә каршы эшчәнлектә гаепләде


Тәһран – Иран рәсмиләре 3 иранлы-американ ватандашының, Иранның иминлегенә каршы эшчәнлектә гаепләнүе турында белдерде. Социаль фәннәр галиме Каян Таҗбахш һәм 67 яшьлек Якын Көнчыгыш белгече Һали Әсфәндияри күзләүдә гаепләнә. Радиобызның фарсы бүлеге хезмәткәре Парназ Азима Иран дәүләтенә каршы гамәлләрдә гаепләнә. Парназ ханым фидия акчасына, мәхкәмәгә кадәр, иреккә чыгарылган.
XS
SM
MD
LG