Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нургалиев Рәхимов белән очрашты


Уфа – Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев бүген Уфада Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән очрашкан. Президентның матбугат хезмәте хәбәр итенчә, очрашу барышында республика милициясенең эшчәнлеге һәм аның матди ягын үстерү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелгән. Шулай ук урыс дәүләтенә кушылуга 450 ел тулу уңаеннан үтәчәк тантаналар вакытыныда иминлек тәемин итү мәсьәләсе күтәрелгән. Нургалиев Уфага Омскидан, Русия һәм Казахстанның чик буе хезмәттәшлегенә багышланган киңәшмәдән соң килгән.
XS
SM
MD
LG