Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:12

"Квартал" җинаятчель төркем эше мәхкәмәгә тапшырылган


Казан – Татарстан прокуратурасы "Квартал" исемле җинаятчель төркем эшен тикшерүен бетереп, сишәмбедә аны мәхкәмәгә тапшырган. Прокурор ярдәмчесе Равил Ваһитов сүзләренчә, бу эш берничә ел тикшерелгән. Төркем әгъзалары барлыгы 11 кешене үтерүдә, урлау-талаулар, кеше урлауда гаепләнә. Җавапка 21 кеше тартылачак, тагын 7-се халыкара эзләүгә тапшырылган. Җинаять эше 113 том тәшкил итә. Гаепләнүчеләргә гөмерлек төрмәгә кәдәр җаза яный.

XS
SM
MD
LG