Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Бесланда "Балаларсыз 1000 көн" чарасы үтте


Беслан – Русиянең Беслан шәһәрендә бүген "Балаларсыз 1000 көн" дип аталган искә алу чарасы үтте. 2004 елның сентяберендә тотык алу фаҗигәсе вакытында 330-дан артык кеше һәлак булган иде, күбесе балалар. Җимерелгән мәктәптә һәм зиратта шәмнәр куелган.

Сишәмбедә Төняк Осетия мәхкәмәсе мәктәпне басып алуга китергән гәмсезлектә гаепләнгә 3 милиционерга ярлыкау карары чыгарды. Корбаннарның туганнары бу карарга кискен ризасызлык белдерә һәм тыңлауларны дәвам итергә таләп итә.

XS
SM
MD
LG