Accessibility links

Луговой "кайнар" мәгълүмәтләр вәгъдә итә


Мәскәү – Русиянең баш прокуратурасы эшкуар Андрей Луговойны Лондонда яшәвче Борис Березовскига алыштыру мәсьәләсен карамый. Бу турыда бүген прокуратураның рәсми вәкиле хәбәр итте. Андый алыштыру ихтималы турында Дума депутаты Владимир Васильев әйткән иде.

Узган атнада Британия тикшерүчеләре элекке КГБ хезмәткәре Луговойны Александр Литвиненконы үтерүдә төп шикләнелүче дип атады. Һәм Русиядән аны Британиягә тапшырырга сорады.

Луговой үзе үтерүгә катышы булуын кире кага. Атнакич көнне ул Мәскәүдә матбугат очрашуы үткәрергә һәм шунда "кайнар" мәгълүмәтләр китерергә вәгъдә итә.
XS
SM
MD
LG