Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:16

Луговой: Литвиненко үлеме артында МИ-6 тора ала


Мәскәү – Британия тарафыннан Русиянең элекке ФСБ хезмәткәре Александр Литвиненконы үтерүдә гаепләнгән эшкуар Андрей Луговой, Британиянең үзен аннан "корбан тәкәсе" ясау ниятендә гаепләде.

Бүген Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Луговой, Литвиненко Британия агенты иде, аны я Британиянең махсус хезмәтләре, я Русия олигархы Борис Березовский, я Русия мафиясе үтергән, дигән белдерү ясады:

"Бер нәрсәдә шигем юк: Литвиненконың үтерелүе берничек тә Британиянең махсус хезмәтләре контроленнән тыш була алмый иде. Гаепләү белдерүнең ни өчен озакка сузылганы аңлашыла. Миңа гаепләү белдереп, британнар мин аларның Литвиненко һәм Березовский белән бергә миңа каршы кылган гамәлләре турында сөйли башлармын дип курыккан" диде Луговой.

Заманында КГБ хезмәткәре булган Луговой, үзендә җитәрлек дәлилләр булуын әйтте, ләкин аларны ачып салмады.

Ул шулай ук Британиянең МИ-6 күзләү хезмәтенең, аны Русия президенты Владимир Путин һәм аның гаиләсе турында мәгълүмәт җыюга ялларга тырышканын әйтте.

Британиянең тышкы эшләр министрлыгы бу гаепләвләргә аңлатма бирүдән баш тартты, моңа күзләү түгел, ә җинаять эше итеп каравын белдерде.

Радиобызның урыс бүлегенә биргән әңгәмәсендә Борис Березовский Луговойның Кремль күрсәтмәсе белән хәрәкәт итүен әйтте.

XS
SM
MD
LG