Accessibility links

Кайнар хәбәр

Березовский: "Башка Русиягә" ярдәм итмим


Ешкуар Борис Березовский бүген Financial Times гәзитендә басылган, оппозициядәге "Башка Русия" хәрәкәтенә матди ярдәм күрсәтәм, дигән белдерүен кире какты. Березовский сүзләренчә, ул гәзит хәбәрчесенең соравын дөрес аңламаган. Мин чынлап та, Русиядәге оппозиция көчләренә ярдәм итәм, ләкин партия һәм шәхселәрнең исемнәрен беркайчан да атамадым, диде ул. Моның алдыннан "Башка Русия" җитәкчеләренең берсе Гарри Каспаров, Березовскийның бу хәрәкәткә бәйләнеше булуы турындагы белдерүне ялган дип атаган иде.
XS
SM
MD
LG