Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:45

Ньюланд: Путинның гаепләве "көлкеле"


Прага – Кушма Штатларның НАТОдагы илчесе Виктория Ньюланд Русия президенты Владимир Путинның Америка яңа ашкынып кораллану ярышын башлады дигән гаепләвен "көлкеле" дип атады. Бу турыда ул бүген радиобызның Прагадагы баш-фатирында биргән әңгәмәсендә әйтте:

"Без моны, ачыкчка әйткәндә, көлкеле дип табабыз. Президент Буш һәм президент Путин ике илнең дә тарихта иң зур күләмдә стратегик коралын кыскартуга иреште. Бу ике шәхеснең мирасы булып калырга тиеш" диде Кушма Штатларның НАТОдагы вәкиле.

Виктория ханым сүзләренчә, Кушма Штатларның Чехия һәм Польшада урнаштырырга теләгән ракета калканы фәкәт саклану чарасы булып тора һәм дә Иран кебек илләрнең ихтимал һөҗүменә каршы корыла.

XS
SM
MD
LG