Accessibility links

Гыйракта 3 американ хәрбие үлгән


Багдад – Гыйракта тагын 3 американ хәрбие һәлак булган. Американ рәсмиләре әйтүенчә, чәршәмбедә Багдадта 2 хәрби минада шартлап үлгән, тагын берсе – башкаланың читендә.

Көнбатыштагы Фаллуҗа шәһәрендә булган террор гамәле нәтиҗәсендә кимендә 25 кеше һәләк булган, тагын 20-се яраланган. Интиһар һөҗүмче, полициягә эшкә ялланырга килгән яшләр арасына кереп, үзен-үзе шартлаткан.
XS
SM
MD
LG