Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 16 полиция хезмәткәре һәләк булган


Кабул – Әфганстанның көньягында 16 полиция хезмәткәре камауга эләгеп һәләк булган. Талибан сугышчылары, аларның Забүл вилаятеннән Кабулга барган кәрванына һөҗүм иткән.

Бүген НАТО көчләре җитәкчеләре, чәршәмбедә Һелманд вилаятендә казага очраган хәрби боралак бәреп төшерелгән булырга мөмкин, дигән белдерү ясады. Белдерүдә әйтелгәнчә, берничә сәгатьтән каза урынына килеп җиткән хәрбиләр, талипларның зур төркеменә тап булган. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дистәләгән сугышчы үтерелгән.
XS
SM
MD
LG