Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан, Башкортстанда көчле давыл зур зыян китергән


Казан/Уфа – Узган җомга булган көчле давыл һәм бозлы яңгырлар Татарстан һәм Башкортстанның берничә районына зур зыян китергән.

Татарстанның 12 районында йорт түбәләре җимерелгән, электр баганалары авып беткән. 7 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Интерфакс хәбәренә караганда, иң зур зыян Актаныш районына килгән.

Башкортстанда 70ләп авыл, 55 меңнән артык кеше электрсыз калган. Иң зур зыян Бирский районына килгән.

Көчле давылдан шулай ук Мордовия, Чиләбе, Курган өлкәләре дә зыян күргән. Барлыгы 5 кеше һәлак булган, 50дән артыгы җәрәхәтләр алган, диелә.
XS
SM
MD
LG