Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марина Литвиненко: ирем Британ агенты түгел иде


Лондон – Лондонда агулап үтерелгән элекке ФСБ хезмәткәре Александр Литвиненконың хатыны Марина Литвиненко, иренең Британия агенты булуын кире какты. "Мин Сашаның бар ошрашулары турында белдем дип әйтә алмыйм. Ләкин, күзләү агенты белән яшәмәдем дип, тулы ышаныч белән әйтә алам. Сашаның Англиядәге тормышында мин андый кара тапларны күзәтмәдем" диде Литвиненконың тол хатыны.

Александр Литвиненко Британ агенты булган дигән гаепләвне, аны агулауда шикләнелгән эшкуар Андрей Логовой ясаган иде.

Британия Луговойны үзенә тапшырырга сорап Русиягә мөрәҗәгәт итте. Русия президенты Владимир Путин Көнбатыш журналистлары белән очрашуда бу мөрәҗәгәтне "ахмаклык" дип атады. Русия Конституциясе үз ватандашларын башка илгә тапшырырга рөхсәт итми, Лондонда моны белергә тиешләр, диде ул.
XS
SM
MD
LG