Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:29

Киев Мәскәүне "кешесезлектә" гаепли


Киев – Украина президентының киңәшчесе Николай Жулинский Русиягә кертелмәгән өчен Украина Русияне "кешесезлектә" гаепләде. Украина тышкы эшләр миинстры Арсений Яценюк бүген Киевта болай диде: "Узган төндә тышкы эшләр министрлыгы Жулинский әфәнденең Русиягә ни өчен кертелмәве турында аңлатма таләп итте һәм аңа кичекмәстән Русиягә керү мөмкинлеге бирергә сорады" диде Украина рәсмие.

Жулинский сишәмбе кичен Петербур һава аланында бер сәбәпсез тоткарланган. Үзе ул моны, Русиянең Евразия хәрәкәте җитәкчесе Александр Дугинның шул ук көнне Украинадан куылуы өчен җавап булырга мөмкин дип аңлата.

XS
SM
MD
LG