Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Русия Сербия ягында


Мәскәү – Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Косово язмышы уңаеннан, Русия Сербиягә теләктәшлек белдерә, диде. Бу сүзләрен ул бүген Мәскәүдә Сербия тышкы эшләр министры Вук Еремич белән очрашу алдыннан әйтте. Мәскәү Косовога бәйсезлек бирү планына каршы чыга. Лауров сүзләренчә, Русия президенты Владимир Путин бу атнада Петербурда үтәчәк иктисади форум кысаларында Сербия премиер-министры Войцлав Коштуница белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG