Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төһран иранлы американнарны гаепләвен дәвам итә


Тәһран – Иран хакимиятләре, кулга алынган 2 иранлы-американ белгечен күзләвдә гаепләвен дәвам итә. Тәһран прокуроры урынбасары Хәсән Хәдәт сүзләренчә, якын көнчыгыш белгече Һали Әсфәндияри һәм социолог Киан Таҗбахш үз эшчәнлеген таныган, ләкин моны Иран мәнфәгатендә эшләвен әйткән. Өченче тоткарланучы – Фарда радиосы хезмәткәре Парназ Азима - Иранга каршы эшчәнлектә гаепләнә. Ул төрмәдән чыгарылган, ләкин хакимиятләр аның паспортын кайтармый.

Кушма Штатлар – бу 3 кешенең берсе дә күзләү белән шөгелләнми дип аларны кичекмәстән иреккә чыгарырга таләп итә.
XS
SM
MD
LG