Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Халыкара конференция


Башкортстанның Русиягә үз иреге белән кушылуы уңаеннан халыкара конференция узды. “Русия һәм Башкортстан. Тарихи бәйләнешләр, бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган чарада Русиягә кушылуның бик акыллы чара булуы билгеләнде. Һәм аның Русия дәүләтчелеген үстерүгә керткән өлеше гаять зур дип бәяләнде.

Конференциядә Русия Президентына Мөрәҗәгать кабул ителде. Анда Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгын төбәкләр үсеше һәм милли сәясәт министрлыгы итеп үзгәртү тәкъдиме әйтелә. Төбәкләр үсеше министрлыгына “Русия халыклары” һәм “Русия халыклары телләре” исемле программалар әзерләп кабул итү тәкъдиме кабул ителде. Резолюциядә Башкортстан җитәкчелегенә чит төбәкләрдә башкорт гимназияләре ачу, Башкорт дәүләт университетында башкорт халык авызы иҗаты кафедрасы ачу, Башкортстанның Русиягә кушылуының тарихи нигезләрендә торучыларга Уфа һәм республика шәһәрләре урамнарына исемнәрен кушу, һәйкәлләрен төзү һәм башка тәкъдимнәр бар.

Халыкара конференция статусына ия булу өчен чарада катнашучыларның 20% тан артыгы чит ил галимнәре булырга тиеш булса, чынлыкта бер генә кеше — Зәки Вәлидинең кызы Исәнбикә Туган гына катнашты.

XS
SM
MD
LG