Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

Төркия Гыйрак чигендәге берничә төбәкне "вакытлыча иминлек зонасы" дип игълан итте


Анкара – Төркия Гыйрак чигендәге берничә төбәкне "вакытлыча иминлек зонасы" дип игълан итте. Хәрбиләр моның нәрсә аңлатканын ачыкламый, ләкин мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, бу төбәкләргә керү чикләнгән, ә цивиль очкычларга, гомүмән, тыелган булачак.

Соңгы вакытта Төркия гаскәрләре, Гыйрак чигендәге төбәкләрдә, көрд сугышчыларына каршы хәрби гамәлләрне арттырды. Төрек хәрбиләре Гыйрак чиген үтеп кергән дигән хәбәрләрне, атнакич көнне Гыйрак ягы да, Төркия дә кире какты.

XS
SM
MD
LG