Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:44

Путин галимнәрне ярлыкаудан баш тартты


Мәскәү – Русия президенты Владимир Путин күзләвүдә гаепләнгән ике галим – Игорь Сутягин һәм Валентин Даниловны ярлыкаудан баш тартты.

Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу хактагы документ инде берничә көн элек имзаланган һәм галимнәр утырган төрмәгә җибәрелгән.

Русиянең хокук яклаучылары – 8-лек очрашуы алдыннан – дөнья җитәкчеләрен Русиядәге сәяси тоткыннарны, шул исәптән, Сутягин белән Даниловны азат итүдә ярдәм итергә чакырган иде.

Европа Шурасының парламент мәҗлесе дә аларны азат итергә таләп итә.

XS
SM
MD
LG