Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сигезлек" җитәкчеләре "күмер газларын" киметү мәсьәләсендә килешүгә иреште


Хайлигендамм – Зур 8-лек илләре җиткчеләре "күмер газларын" шактый киметү мәсьәләсендә "бик уңышлы" килешүгә ирешкән. Бу хакта 8-лек очрашуының "хуҗабикәсе" Германия канцлеры Ангела Меркель хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу нәтиҗәгә озак сөйләшүләр һәм киңәшүләр нәтиҗәсендә ирешелгән. Ахыр максат – 2050 елга андый газларны 2 тапкыр киметү, диде ул. Кушма Штатлар бу планга каршы чыга иде.

Германиянең Хайлигендамм шәһәрендә барган очрашуда бүген беренче эш көне. Көн тәртибендә, дөньяның җылынуыннан тыш, Косово язмышы һәм Иранның атом програмы кебек мәсьәләлр бар.
XS
SM
MD
LG