Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике студентны үтерүдә шикләнелгән кеше тоткарланган


Ставрополь – Русиянең бу шәһәрендә ике студентны үтерүдә шикләнелгән кеше тоткарланган. Прокуратура мәгълүматларына караганда, ул Черкесски кешесе, узган сишәмбедә бер төркем башка кешеләр белән бергә тоткарланган. Аның турында башка мәгълүмат китерелми.

Ике студент 3 июньгә каршы төндә үтерелгән иде. Күпләр, бу үтерүне, 24 май көнне булган чуалышларда үтерелгән чечен суденты өчен үч гамәле, дип саный.

Шушы вакыйгалар Ставропольдә милләт ара киеренкелек артуга китерде. Сишәмбедә берничә йөз кеше шәһәр үзәгендә җыелып, чеченнарны шәһәрдән куырга таләп итеп митинг үткәрде.
XS
SM
MD
LG